8 (800) 200-34-11 кайнар линиясе номерына шалтыратып, татарстанлылар китереп бирүгә мөрәҗәгать калдыра ала.
Татарстанда өлкән кешеләргә азык-төлекне түләүсез китерү буенча «Без бергә» ярдәм күрсәтү буенча Гомумроссия акциясе яңартылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә акциянең волонтерлык штабы җитәкчесе һәм “Волонтер-медики” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.
"Мөрәҗәгать һәркемнән дә кабул итәргә тырышабыз, әмма акцент - ул, әлбәттә, куркыныч төркемендә булган кешеләр: ялгыз өлкән яшьтәге, аз мобильле, хроник авырулы кешеләр", - дип ачыклык кертте Анна Макарова.
Волонтерлар азык-төлек продуктлары, беренче зарурлык һәм дару препаратлары китерә. 8 (800) 200-34-11 кайнар линиясе номерына шалтыратып, татарстанлылар илтеп җиткерүгә мөрәҗәгать калдыра ала. Өч көн дәвамында мөрәҗәгать штабка килә. Волонтер-медиклар гариза бирүче белән элемтәгә керә, аңа нәрсә алып килергә кирәклеген ачыклыйлар.