Кадрлар составы буенча: Белем бирү-тәрбия эшчәнлеген 78 педагог башкара, шулардан : 6 штатлы.
Төркемнәргә һәм берләшмәләргә теләге булган балалар 5 яшьтән 18 яшькә кадәр кабул ителә.
2020 уку елында 1656 бала белем ала. Балалар-яшьләр иҗаты бинасында 457 балага берләшмәләр оештырылган, 1170 бала район мәктәпләре базаларында эшли. 6-18 яшьлек балалар 84% тәшкил итә.
Белем бирү процессы эшчәнлекнең алты юнәлеше буенча 118 балалар берләшмәсендә оештырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иртә үсеш мәктәбе эшли. Анда 30 бала катнашты. Балалар иҗаты йорты эшчәнлегенең төп юнәлеше-сәләтле балаларның, бигрәк тә сәнгать, спорт белән шөгыльләнүчеләрнең барлык төрләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү.