СОVID-19 белән көрәш буенча зарарлы киңәшләр

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
  1. Антибиотикларны "кирәк була калса" эчү
  2. Интернеттан схемалар буенча үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү
  3. Үзе узачак дип өметләнеп табибка мөрәҗәгать итмәү

Әгәр барлык билгеләр сездә COVID-19 булуы турында сөйләсә, табиб чакырыгыз, соңгына кадәр көтмәгез.

Ни өчен бу мөһим, безнең инфографикта укыгыз

Коронавирус йогуын профилактикалау буенча белгечләр адымнар тәкъдим итә. Аларга колак салырга киңәш итәбез.

Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) авыруының симптомнары гадәти (сезонлы) грипп симптомнары белән охшаш:

* югары тән температурасы

баш авырту

хәлсезлек

ютәл

* сулыш алуның авырлашуы

* мускулларда авырту

* күңелсезлек

* косу

* диарея.

Коронавирус йогуын профилактикалау йөзеннән түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

* Җәмәгать урыннарына: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамаша чараларына, пик сәгатьләрендә транспортта йөрүдән тыелыгыз;

* Җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген файдаланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз.

* ОРВИ (ютәл, төчкерү, борыннан  су агу) билгеләре булган кешеләр белән якын контактлардан һәм бер бинада булудан сакланыгыз.

* Урамнан кергәч кулларны сабынлы су белән җентекләп юыгыз.

* Гаджетларны, оргтехниканы һәм аңа кагылган өслекләрне дезинфекцияләгез.

* Кеше белән кул биреп күрешүдән мөмкин кадәр сакланыгыз.

*Шәхси гигиена әйберләреннән файдаланыгыз (сөлге, теш щеткасы).

Коронавирус йогуыннан шикләнгән вакытта 5 кагыйдәне истә тотыгыз:

* Өйдә калыгыз. Хәл начарланганда табибны чакырыгыз, соңгы 2 атна эчендә үзегез яшәгән урыннар, мөмкин булган контактлар турында хәбәр итегез. Табиб кушканнарны төгәл үтәгез.

* Сәламәт кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр һәм хроник авырулар булганнар белән элемтәләрне минимальләштерегез.

* Ютәлләгәндә бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки яулык белән файдаланыгыз, авызны ябыгыз.

* Шәхси гигиена һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба файдаланыгыз.

* Бинада дымлы җыештыруны дезинфекция чаралары һәм җилләтү юлы белән тәэмин итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International