Әлки районында атна саен БДД буенча профилактик чаралар уздырыла

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Укучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм район студентларына юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерәләр.

Мәктәпләрдә, район балалар бакчаларында һәм Алексеевск аграр көллияте филиалында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр атна саен уздырыла. Бу эшне балигъ булмаганнар арасында гаилә җитешсезлекләрен һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Мария Фәтхетдинова, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең район профилактика бүлеге башлыгы Ләйсән Вәлиәхмәтова һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Ринас Җиһаншин алып бара.

Уртача атнада 10-15 лекция үткәрелә. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементларны куллану турында сөйлиләр, профилактик мультфильмнар күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International