"Үрдәкләрне һәм казларны суярга вакыт», - ди Әлки районының Баш ветеринария табибы

2020 елның 30 октябре, җомга

Бу республикада кош гриппының ешаюы белән бәйле.

 Октябрьдә Татарстанның өч районында - Мөслим, Буа, Чүпрәле районнарында - бер үк вакытта кош гриппы очраклары теркәлгән. Нәтиҗәдә йөзләгән кош юк ителде. Бу мәкерле вирус таралуын булдырмау өчен бердәнбер чара. Бу зур куркыныч тудыручы йогышлы чир безнең казларга да, үрдәкләргә дә, тавыкларга да куркыныч тудырмасын өчен нишләргә соң? Бу хакта без районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин белән сөйләшербез.

- Белгечләр өч районда да кош гриппының башка өлкәләрдән кертелүен ачыкладылар. Бу районнар башка төбәкләр белән чиктәш урнашкан. Безнең Әлки районы да Ульяновск өлкәсе белән янәшә тора. Шуңа күрә безгә дә бик сак һәм уяу булырга кирәк. Авыл җирендә сирәкләр генә кош-корт асрамый. Ә кош гриппы бик тиз тарала, ул теләсә нинди хуҗалыкта булырга мөмкин. Соңгы мәгълүматлар буенча, Буа районында кош-кортның әлеге авыруны яңадан йоктыру факты ачыкланган, - ди Камил Хәйруллин.

- Авыру кошларны ничек ачыкларга була?

- Кош начар ашый, канатларының торышы гадәти булмый, күз тирәсендәге тиресе кызара. Кошлар сүлпән, күбесенчә су савыты янында торалар, аларның тизәге сыеклана. Мондый үзгәрешләрне күрсәгез, бу хакта ветеринарларга хәбәр итегез.

- Камил Шәрифулла улы, бу авыру шәхси йортка каян килеп керергә мөмкин?

- Соңгы вакытта авыру ачыкланган районнарда вирусны кыргый үрдәкләр һәм казлардан йоктырганнар дип фаразлана. Җәйге чорда очып йөри торган кошлар бу авыруны тарату куркынычы булган төбәкләрдә булганнар. Кошлар җылы якларга очканда, сулыкларга - елгаларга, буаларга, күлләргә төшә. Инфекция сулыкларга эләгә. Ә бу елгаларда һәм күлләрдә өй казлары һәм үрдәкләр йөзә. Гомумән, кош гриппының су аша таралу  куркынычы зур. Моны контрольдә тоту мөмкин түгел. Кош-кортны ишегалдында тотарга, чыгармаска кирәк.

- Каз һәм үрдәк асраучыларга сез нинди киңәшләр бирер идегез? Сату өчен кош үстерүче хуҗалар да күп бит.

- Казларны да, үрдәкләрне дә кичекмәстән суярга кирәк. Кар ятканны декабрьне көтәргә кирәкми. Йорт эчендәге бөтен кошны яндыру юлы белән юк итәчәкләр бит. Бу очракта бернинди түләүләр һәм компенсацияләр каралмаган. Кошчылар өчен бу зур бәла. Шуңа күрә мин бик сак булырга киңәш итәр идем.

Без һәрвакытта да авыл халкына кош-корт сатып алганда ветеринария документациясен сорарга тәкъдим итәбез. Базарда йорт кош-корты сатучыларының мондый документлары бар, чөнки алар безнең катгый контрольдә. Ә менә кош-кортны Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән сатып алганда, бик сак булыгыз.

- Әңгәмәләрегез өчен рәхмәт, Камил Шәрифулла улы!

Сезнең фикер

Юрий Ензаев, каз фермасы хуҗасы, Чуаш Борнае авылы:

- Бу авыл халкы өчен бик катлаулы вәзгыять. Безнең районга кош гриппы кермәс, зарар китермәс дип ышанам. Мин планлаштырганча, казларны тере килеш сата башладым инде. 200 башка якын баш саттым. Калганнарын да күпләп сатып алырга теләүчеләр бар. Инфекциянең юклыгына инану өчен, мин ветеринарлардан кошлардан анализ алуны сорадым. Казлар үстерү - гади эш түгел, күп чыгымнар һәм хезмәт сорый торган эш. Барлык кошларны да исән-имин сатып җибәрермен дип уйлыйм. Киләчәктә дә казчылык белән шөгыльләнүне дәвам итәргә, бизнесны киңәйтергә планлаштырам.

Газинур Фәттахов, Каргалы авылы:

- Безнең авылда каз тотмаган гаиләне сирәк очратасың. Бу кошларны 100әр баш һәм аннан да күбрәк үстерүчеләр бар. Без ел саен казлар күп тотабыз. Берничә районда кош гриппы таралу хәбәре авыл халкы борчуга салды. Кешеләр нигездә казларны ишегалдында, бакчада тоталар, бер-ике гаилә генә суга чыгара. Салкыннардан соң инде берәү дә кошларны чыгармаячак. Күпләр, шул исәптән без дә ноябрь бәйрәмнәрендә казларны суярга планлаштырабыз. Ветеринарларның үгет-нәсихәтләрен тыңлап, бу эшкә иртәрәк керешергә уйлыйбыз. Казлар инде үскән һәм суярга әзер.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International