Әлки районында Сафиуллиннар гаиләсе ярминкәдә катнаша

2020 елның 30 октябре, җомга

Бибай Чаллысы авылында Рәис һәм Ландыш Сафиуллиннар гаиләсе иң тырыш һәм хезмәт сөючән гаиләләрнең берсе. Рәис «КВ-агро» агрохолдингы фермасында үгезләрне карый, хатыны менә 20 ел инде авыл кибетендә сатучы булып эшли.

Төп эшләреннән тыш, алар күп итеп терлек һәм кош-корт та асрыйлар.

Быел Сафиуллиннар , яшь кош-корт сатып алуга субсидиядән файдаланып, 150 чеби сатып алганнар. 100 бройлер өчен авыл кешеләре 3 мең сум акча алачак. Бу бик зур ярдәм, дип саный Сафиуллиннар. Өстәвенә, чебиләрне, нигездә, Казанда сату өчен үстерәләр.

Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков сүзләренә караганда, бу тырыш, булдыклы гаилә ярминкәләрдә катнашырга чакыруга һәрвакыт ризалыгын бирә. Кош-корттан тыш, Сафиуллиннар шәһәр халкына тавык, сарык итен, бал тәкъдим итәләр. Җитез хуҗалар бал сатып узган ел 120 мең сум акча эшләгән икән. Рәис белән Ландыш үз товарларын нинди бәяләрдән сатуларын белдек.

Бройлер ите-1 кг  250 сум

Сарык ите-1 кг  350 сум

Бал-банкысы 1200 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International