31 октябрьдән башлап Татарстанда төнге сәгатьләрдә - 23:00 дән 6:00 гә кадәр җәмәгать туклануы йортларында күңел ачу чаралары һәм хезмәтләр күрсәтү тыела.

2020 елның 30 октябре, җомга

31 октябрьдән башлап Татарстанда төнге сәгатьләрдә - 23:00 дән 6:00 гә кадәр җәмәгать туклануы йортларында күңел ачу чаралары һәм хезмәтләр күрсәтү тыела.

атарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакытын һәм тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүне чиклиләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.

Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшен туктатачак. Әлеге чикләүләр «гражданнарга бинага кермичә генә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый.

Шушы ук вакыт аралыгында республикада тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү дә тыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International