Әлки районы ветеринарияләре терлекләрдә туберкулезга планлы тикшеренүләр уздыра

2020 елның 30 октябре, җомга

Районда мөгезле эре терлекләрнең барысына да туберкулин иньекцияләре ясалды.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре мөгезле эре терлекләрдә туберкулез булу-булмауга планлы көзге тикшерүләр үткәрәләр. Моның өчен хайваннар тиресенә махсус инъектор тарафыннан туберкулин эретмәсе кертелә. Өч көннән соң терлеккә тире реакциясе килеп чыкса, бу хайван организмында авыру кузгатучылар бар дигән сүз. Бу хакта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Хәйретдинов сөйләде.

Тикшеренү нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак. Район ветеринарлары терлекчелек комплексларын һәм шәхси хуҗалыкларны карап чыгачаклар һәм терлекләрне туберкулинга реакция булу-булмауга тикшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International