Республикада балалар арасында инфекция авыруы өлкәннәр белән чагыштырганда ун тапкырга түбәнрәк.
Татарстанда укучыларның көзге каникулларын озайту мөмкинлеге каралмый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"Бүгенге көндә мәктәп каникуллары бездә билгеләнгән профилактика чаралары шартларында булачак. Балалар каникулларын озайту турында мәсьәлә турында уйламыйбыз да ", - дип билгеләде спикер.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, республикада балалар арасында яңа коронавируслы инфекция авыруы өлкәннәр белән чагыштырганда ун тапкырга түбәнрәк, шул ук вакытта аларның гомуми структурадагы өлеше үзгәрешсез.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, беренче сентябрьдән Covid-19 Татарстанда укытучылары арасында – 111, ә укучылар арасында 37 теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, Әлки районы мәктәпләрендә көзге каникуллар икенче ноябрьдән сигезенче ноябрьгә кадәр узачак.