«Интернет әлифбасы» яңа укыту модуле пенсионерларга мөстәкыйль сәяхәт оештырырга ярдәм итәчәк.

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Россия пенсия фонды хәбәр иткәнчә, «Ростелеком» һәм Россиянең Пенсия фонды «Интернет әлифбасы» программасының киңәйтелгән курсы өчен «Ял һәм сәяхәтләр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр»яңа модуле әзерләгәннәр.

Яңа курс компьютерда эшләү буенча база күнекмәләрен үзләштергән өлкән яшьтәге кулланучыларны һәм үз белемнәрен киңәйтергә, интернетта тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне күбрәк кулланырга теләүчеләрне укыту өчен өстәмә материаллар комплекты булып тора.

Яңа курс ярдәмендә, тыңлаучылар Интернет аша поездларга яки авиабилетлар сатып алуның иң уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышачак , кунакханәне һәм экскурсиягә билетларны ничек броньларга икәнлеген беләчәк. Ә иң мөһиме, укыту модуле материаллары барысын да дөрес һәм куркынычсыз башкарырга ярдәм итәчәк.

«Ростелеком» һәм ПФР берничә ел дәвамында «Интернет әлифбасы» программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра. Монда ук база дәреслегенең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, шулай ук өлкән буын кулланучыларына яңа темаларны үзләштерергә ярдәм итүче материаллар – укытучылар өчен методик рекомендацияләр һәм һәр дәрескә күрсәтмә әсбаплар урнаштырылган.

«Интернет әлифбасы» программасы материаллары пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгы укытучылары тарафыннан һәр тема буенча аерым курслар буларак та, өстәмә дәресләр оештыру өчен дә файдаланылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Интернет әлифбасы» интернет-порталы һәм уку әсбабы 2014 елда «Ростелеком» белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәткәндә хезмәттәшлек турында килешү кысаларында эшләнгән. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү һәм аларның тормыш сыйфатын арттыру, компьютер грамоталылыгына һәм интернетта эшләргә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International