6 ноябрьдә Әлки районы үзәгендә зур ярминкә узачак.
Ярминкәдә халыкка Көз бүләкләре – ит, кош түшкәләре, сөт продуктлары, яшелчә, ашлык, фураж, печән, салам тәкъдим ителәчәк. Сатуга шулай ук утыннар, пиломатериаллар, черемә, кышкы җылы кием-салым, башка бик күп азык-төлек һәм көнкүреш товарлары да чыгачак.
Җәмәгать туклануы предприятиеләре кайнар чәй, шашлык, саф һавада камыр ризыклары тәкъдим итәчәк. Район сәнгать осталары ике зур бәйрәмгә багышланган концерт күрсәтәчәкләр.