ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты коронавирус вакытында үз-үзеңне дәвалау нәрсә белән куркыныч булуын аңлатты

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Яңа коронавирус йогышы вакытында табиб билгеләмичә генә дарулар кабул итү Covid-19 вируслы пневмониягә күчү китереп чыгара. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Абдулганиева сөйләде

«Үз-үзеңне дәвалау проблемасы шунда ки, кискен респиратор вируслы инфекциясеннән түбән сулыш юллары зарарлануга китергән пневмонияне профилактикалау алымнары юк. Әмма безнең медикаментоз киртәләребез бар. Югары сулыш юлларын дөрес дәвалаганда, Covid-19 пневмониягә күчмәячәк. Әгәр күчсә – җиңел формага. Ә баштан ук дөрес дәваланмаганда, авыр пневмониягә күчү өчен барлык капкалар да ачык», – дип билгеләп үтте спикер.

Хастаханәнең терапия хезмәте шефы Диана Абдулганиева апрельдән Covid-19ны дәвалый, аның куллары аша меңнән артык пациент узган. Ул аның практикасында үз-үзен дәвалау куркыныч нәтиҗәләргә китергән һәм госпитализацияләүне таләп иткән очраклар шактый күп булуын әйтте.

«Бу авыру – потенциаль фаталь,  үлем куркынычы зур. Бу хакта барысы да яхшы белә», – дип искә төшерде табиб.

Терапевт ассызыклап үткәнчә, Covid-19ны дәвалау өчен стероидларны табиб билгеләмичә генә кабул итү вирусның үрчүенә һәм авыруның агымын көчәйтүгә китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International