Әлки районының 19 авылында Интернет барлыкка киләчәк

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

РФ Цифрлы үсеш министрлыгы Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл кергән.

Әлеге торак пунктларда Интернетка тоташтыру «Элемтә турында»Федераль закон кысаларында узачак. Аның нигезендә, 100 дән 500 гә кадәр кеше яши торган торак пунктлар Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.

Моннан тыш, республиканың сигез авылында сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк.

* Әлки районы-Иске Такталы авылы;

* Баулы районы-Удмурт Ташлы авылы;

• Бөгелмә районы-Ключи авылы;

• Кукмара районы-Югары Шунь авылы;

• Нурлат районы-Елаур авылы, Яңа Тумба авылы, Чуаш Тимерлеге авылы;

* Тәтеш районы-Монастырское авылы.

Программа буенча бөтен Россия буенча шундый 24 670 торак пунктны Интернет белән, ә 2 389 авылны кәрәзле элемтә белән тәэмин итү планлаштырыла.

Исемлеккә кертелгән Татарстан авылларының тулы исемлеге белән сылтама ( рус телендәге яңалыкларда) буенча танышырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International