Иске Чаллы авыл җирлегендә «Әлки хәбәрләре»н күпләп укыйлар

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Иске Чаллы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күпчелеге киләсе елның беренче яртысына “Әлки хәбәрләре” газетасына язылган инде.

Илсур Шәмсетдинов җитәкчелегендәге әлеге почта бүлекчәсе алдагы яртыъеллыкка матбугатка язылу буенча җиткерелгән планны арттырып үтәгән. Бу авылларда халык газета укырга ярата, матбугат  басмаларына районда беренчеләрдән булып язылып куя. Әлеге эшне оештыруда почтальоннар Гөлүсә Гыйльметдинова һәм Гүзәлия Шәрәпова да зур тырышлык куялар.

Чуаш Кичүе (бүлекчә җитәкчесе Айгөл Гобәйдуллина), Иске Салман (Ләйсән Зыятдинова), Карга (Рәфидә Садыкова) авыллары почта бүлекчәләре дә район газетасына яздыру планын вакытыннан күпкә алда үтәде. Ә менә Иске Кората, Яңа Салман һәм Әхмәт почта бүлекчәләренә подписка буенча эшне активлаштырасы бар әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International