Татарстанда дарулар китерү өчен 10 электрон хаб ачылачак

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Беренче  «Аптека»  Казанда 27 ноябрьдә барлыкка киләчәк.

Татарстанда дару препаратларын китереп җиткерү өчен ун электрон хабтан торган челтәр булдырылачак. «еАптека»ның биш пункты республика башкаласында, калганнары районнарда урнашачак. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

“Ике ел дәвамында челтәрне киңәйтергә һәм 10 даруханә ачарга планлаштыралар: аларның бишесе — Казанда, калганнары — Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Камада", - дип билгеләп үтте Галимова.

Беренче пункт Казанда 27 ноябрьдә Сәид Галиев ур., 6 адресы буенча ачылачак. Бу даруханәнең ассортименты 18 мең дарудан һәм сәламәтлек өчен кирәкле товарлардан торачак. Пункт көнгә 1 меңнән артык заказны китереп бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International