Әлки районында "акыллы" счетчиклар урнаштыралар

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Базарлы Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе, Иске Әнҗерә авылларының кайбер урамнарында электр энергиясен исәпкә алуның яңа приборлары куелды.

Барлык эшләр дә «Челтәр компаниясе» хисабына башкарыла, кулланучыларга счетчиклар сатып алырга кирәкми. Интеллектуаль приборларны өй туена үткәрүчеләргә дә бушлай урнаштыралар. Район буенча барлыгы 330 акыллы счетчик урнаштырылган.

"Бик җайлы, ай саен счетчик күрсәткечләрен карарга кирәкми – "акыллы» счетчик сезнең өчен барысын да эшли", - ди район үзәгеннән пенсионер Наталья Андреева.

Әлки электр челтәрләре начальнигы Руслан Шәйхетдинов сүзләренә караганда, исәпкә алу приборлары акрынлап 2025 елга кадәр урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International