Хөрмәтле якташлар һәм Әлки районы халкы!
Сезне дәүләт бәйрәме-Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция һәрвакыт алга киткән дәүләтчелекне, гражданлык һәм демократияне гәүдәләндерде, милләтенә, диненә карамастан, һәр кешенең хокукларын, иреген һәм тигезлеген раслады һәм без илдә хокук тәртибе һәм татулыкның һәрберебезгә бәйле булуын истә тотарга тиеш. Бары тик үз хокукларына һәм бурычларына сакчыл караш кына безгә Дәүләт төзелеше нигезләрен саклауда ярдәм итә ала.
Конституцион нормаларга һәм нигезләмәләргә таянып, без алга таба да районыбыз һәм күпмилләтле Татарстаныбыз хакына нәтиҗәле эшли алырбыз дип ышанам.
Барыгызга да тынычлык, иминлек, бәхет һәм хезмәттә яңа уңышлар телим.