Октябрь аенда Бөтенроссия халык санын алуның беренче этабы старт алды. Белгечләр үз эшләрен Ерак Төньяк, Ерак Көнчыгыш һәм Себер районнарында башлап җибәрде.
Ә безнең районда халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Яңалык шунда ки, бу тарихта беренче цифрлы исәпкә алу.
Барлык исәпкә алучыларга махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар таратылачак, алар мәгълүматны оператив рәвештә теркәргә һәм эшкәртергә ярдәм итәчәк. Планшетның авырлыгы нибары 700 грамм, сумкага сыя.
Район дәүләт статистикасы бүлеге белгече Светлана Самарцева сүзләренә караганда, 34 исәпкә алучыны вакытлыча эшкә алу планлаштырыла, алар һәр йортны әйләнеп чыгачак. Теләге булган һәр кешенең дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алуы да фишка булып тора.