Хөрмәтле Эчке эшләр органы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Полициядә эшләү - иң җитди һәм мөһим эшләрнең берсе. Сезгә көн саен кешеләр язмышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә, җинаятьчелеккә каршы торырга, халык арасында аңлату эшләре алып барырга туры килә.
Бу бәйрәм көн саен урамнарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче, бәлагә тарыган кешеләргә беренчеләрдән булып ярдәм итүчеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирә.
Эчке эшләр органнары ветераннарына - югары әхлакый чыныгу һәм батырлык үрнәге булган кешеләргә, аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең күпьеллык тырышлыгыгыз, бәһасез тәҗрибәгез яңа буын хокук тәртибен саклаучыларын тәрбияләү өчен ышанычлы нигез булды. Антка тугрылыклылыгыз, район һәм шәһәрдә хокук тәртибен саклау буенча зур эш башкарганыгыз өчен чын күңелдән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез!
Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга игелек, бәхет һәм гаилә иминлеге телим!
Әлки муниципаль районы Башлыгы А.Ф. Никошин