Агымдагы елның 10 аенда районның торак секторында 15 янгын чыккан.
Бәхеткә, утта зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Бу хакта Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш инспектор Рәдис Инсапов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бер ел эчендә торак йортлар өлешенә районда булган барлык янгыннарның 42% тан артыгы туры килә.
Ә республикада 10 ай эчендә торак секторда 1946 янгын чыккан. Аларда 121 кеше һәлак булган. Узган ел белән чагыштырганда, утта һәлак булучылар саны шактый арткан. Октябрьдә генә дә утта 22 кеше һәлак булган.
Янгыннарны кисәтү һәм алардан тискәре нәтиҗәләрне киметү максатыннан, агымдагы елның ноябрендә республикада, шул исәптән безнең районда да «Торакта куркынычсызлык айлыгы»старт алды.
Акция торак фондта янгыннарны профилактикалауга һәм кешеләрнең үлеменә юл куймауга юнәлтелгән. Безнең районда янгын сагы, полиция, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре, ирекле янгын саклау әгъзалары, социаль яклау органнары, горгаз һәм электр челтәрләре хезмәткәрләре кергән профилактика төркемнәре төзелде.
Профилактик тикшерүләр вакытында төркемнәр торакларның янгынга каршы торышын тикшерәләр, халыкка янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләре һәм автоном янгын хәбәрчеләре кую кирәклеге турында хәбәр итәләр.