Әлки районы: салым түләү вакыты кыскара

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Узган елгы милек өчен салымнар бу елның 1 декабренә кадәр түләнеп бетәргә тиеш.

Һәр йортка диярлек мөлкәт, транспорт, җир салымнарын түләү квитанцияләре килде. Андый милкегез булып та, берәр сәбәп белән түләү кәгазе килмәсә, кичекмәстән авыл җирлеге башкарма комитетына, район салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

1 декабрьгә кадәр түләнмәсә, салым суммасына пенялар өстәлә башлый.

Салым түләмәүнең кешеләр өчен башка уңайсыз яклары да бар. Әйтик, бурычлыларны чит илгә чыгармаска мөмкиннәр, суд приставларының әҗәтле кешенең  автомобиленә, йорт җиһазларына, башка милкенә арест салып сатуга куюы ихтимал. Кыскасы, салымыңны вакытында түлә дә тынычлап яшә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International