Әлки районында газүткәргечләрен сак «тәрбиялиләр»

2020 елның 13 ноябре, җомга

Быел район газ хезмәте белгечләре утыз чакрым озынлыктагы газүткәргечне буядылар. Яңа һәм Иске Чаллыда, шулай ук район үзәгенең кайбер урамнарында торбалар ачык сары төскә керде. Эш план буенча гына үткәрелә.

Районның газ хезмәте начальнигы Фәнис Фәсахов мәгълүматы буенча, киләсе елда Чуаш Кичүендә һәм башка торак пунктларда торбаларны коррозиядән саклау буенча мәҗбүри регламент эшләре планлаштырылган.

Моннан тыш, район газ-эксплуатация хезмәте белгечләре көче белән унбиш ГРП диагностикасы тәмамланды, аларның хезмәт срогы тагын биш елга озайтылды.

Ә Хлебодаровка, Яңа Чаллы, Иске Әнҗерә һәм Татар Суксуы авылларында газ регулятор пунктлары җиһазлары тулысынча алыштырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International