Әлки районында тарихи сәгать үткәрделәр

2020 елның 13 ноябре, җомга

11 ноябрь көнне, С.М. Лисенков исемендәге музей хезмәткәрләре «Әлки районы шәһәрчекләре»дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

Чарада Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 6 Б һәм 7 Б сыйныф укучылары катнашты. Алар район территориясендә урнашкан борынгы шәһәрчекләр белән таныштылар. Бу хакта музей директоры Мария Платонова хәбәр итте.

Гимназия укучылары өчен шулай ук «туган як чәчәкләре»панно ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International