Эш башлаучы фермер мәктәбе турында

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Әгәр сез үз бизнесыгызны нинди юнәлнштә башлаячагыгызны ачыкламагангыз, ләкин аның кабатланмас булырга тиешлеген төгәл беләсез? Үз агробизнесыңны ничек башларга белмисезме? Бу сорауларга яшь фермерның мәктәбенең https://sschool.agropoliya.ru яңа платформасында җавап бирерләр. (Гаризаны тутыру алдыннан сайтта алдан ук теркәлү узарга кирәк)

Мәктәптә катнашу өчен 2020 елның 21 ноябренә кадәр https://school.agropoliya.ru/fermer сайтында электрон гариза тутырырга кирәк.

Авылларда үз бизнесын башларга теләүчеләрне, яшь фермерларны, шулай ук кимендә бер ел эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын катнашырга чакырабыз.

Мәктәп 2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр барачак. Беренче өч көн мөстәкыйль укуга исәпләнгән, анда катнашучылар кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантлар һәм аларда ничек уңышлы катнашу турында белә, КФХның документациясен алып бару һәм салым салу мәсьәләләрен карый. Мәктәп өчен махсус уңышлы хуҗалыклар буенча онлайн экскурсияләр, гамәлдәге фермерлар мисалларында белемнәрне ныгыту әзерләнде.   26 һәм 27 ноябрьдә, вебинарларда, яшь фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны экспертларга бирә һәм аларга бизнес-планнар язу турында җаваплар ала алачак. Иң мөһим этап маркетплейслар һәм фермер кибетләре вәкилләре белән Стратегик сессия булачак, алар авыл продуктларының маркетплейсы ничек төзелгән булуын сөйләячәк.

Мәктәп тәмамлангач, катнашучылар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән квалификация күтәрү турында таныклык алачак. Квалификация күтәрү турында сертификатларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәресләр узганнан һәм барлык йомгаклау тестларын үтәгәннән соң алырга мөмкин булачак. Шулай ук сезнең районның авыл хуҗалыгы идарәсенә сертификатлар җибәрә алабыз. Уку бәясе - 1000 сум.

Чараны оештыручылар: «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО, Өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе. “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”, “Республика мәгълүмат-хисап үзәге” акционерлык җәмгыяте.

Афишага сылтама (районның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштыруны сорыйбыз): https://yadi.sk/d/LdcDdVGMED6Iwg/Инстаграм/instories_D99DEB47-73FB-4A80-9D1C-F2787E424700.mov

Матбугат сәркатибе

ТР АЯБ РОО

Рания Сабирова

т.8919685360

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International