Алинә – иң төз атучы

2013 елның 13 марты, чәршәмбе

Әлеге бәйге  өч тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация маршалы Александр Покрышкинның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән иде. Анда Спас, Аксубай, Балык Бистәсе, Алексеевск, Нурлат һәм Әлки районнарыннан 7-9 нчы сыйныфлар укучылары катнашты. Малайлар-кызлар, пневмомылтыктан атудан тыш, турникта тартылу, автоматны сүтеп ќыю һәм башка күп төрле ярышларда  осталыкларын күрсәтергә тиешләр иде.

Ату ярышында егетләр арасында да беренче урынны безнең укучыбыз яулады. Н.Дәүли исемендәге гимназиянең  9 "Б" сыйныфында укучы  Илнур Нурлыхаков төзәп аткан ядрәләр гел мишеньнең нәкъ үзенә эләгеп, ул  иң күп очко ќуючы булды.

Шулай итеп, 6 район арасында ату ярышларында безнең команда беренче урынны алды. Тагын бер егетебез – шулай ук гимназия укучысы Илназ Садретдинов турникта тартылу буенча шәп чыгыш ясады һәм икенче призлы урынга лаек булды. Безнең команда интеллектуаль викторинада да икенче урынга чыкты.

Гомумән алганда, безнең команда районара слет-бәйгедә гаять уңышлы чыгыш  ясады.  Монда укучыларны ярышларга әзерләнгән педагоглар – гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резидә Сабированың һәм ОБЖ укытучысы Олег Астафьевның да өлеше зур.

Хәрби-патриотик клубларның әлеге районара слеты алтынчы тапкыр үткәрелде. Слетларның хәркайсында Әлки егет һәм кызлары әйбәт ярышларын күрсәттеләр. Әмма быел безгә беренче урынга чыгу өчен берничә төр ярыш буенча әзерлегебез бераз ќитеп бетмәде. Шуңа да Казан шәһәрендә республика слетында катнашу хокукын ала алмадык. Алга таба мондый бәйгеләрнең тагын да ќүбрәк  һәм ныграк әзерләнәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International