Урман район үзәгендәге Урман урамында булган ике шатлыклы вакыйга белән уртаклашам.
Газ-бүлү пункты янында урнашкан ике дистәгә якын йортны төзү законсыз дип саналган. Быел ГРПны безнең урамнан ераграк күчерделәр. Бу хәл район башлыгы Александр Никошин тырышлыгы белән булды. Хәзер без тыныч күңел белән яшибез.
Тагын бер зур проблема урам халкын борчый иде - су сыйфаты. Быел безнең суүткәргеч үзәк башняга тоташтырылды. Хәзер краннардан чиста су ага.
Безнең урамда яшәүчеләр әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан һәркемгә бик рәхмәтле.
Марс Сафиуллин, Базарлы Матак авылы.