Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин онлайн форматта катнашты.

Утырыш кысаларында тармак бизнес-процессларын цифрлы трансформацияләүдә катнашучыларның киң даирәсе өчен кызыклы булган темалар буенча докладлар тәкъдим ителде.

«Таттелеком» ГАҖ генераль директоры А.Нуретдинов предприятиене үзгәртеп кору юллары – корпоратив аналитик үзәк тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Таттелеком» ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары Р.А. Хисамов доклады эчке эшләнмәләр үзәген булдыруга багышланган иде: идеядән алып гамәлдәге продуктларга кадәр. («Агым» ресурслары белән идарә итүнең үз платформасы һәм видеокүзәтү һәм смартфон аша идарә итү белән IP-домофония).

Шулай ук "Цифрлы икътисад” Милли программасы проектларын гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы предприятиеләре кооперациясе турында доклад булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International