Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышы узды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Район мәдәният йортында Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышы узды. Утырышны Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Никошин алып барды.

Түбәндәге сораулар буенча фикер алыштылар:

1.Әлки муниципаль районы территориясендә террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында.

2.Яшүсмерләр арасында радикаль идеяләрнең таралуын профилактикалау эшен оештыруның торышы турында.

3.Балаларны һәм яшүсмерләрне дини секталарның һәм экстремистик оешмаларның законсыз эшчәнлегенә җәлеп итүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар һәм профилактика эшләре турында.

4.Иске Камка авыл җирлегендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше йомгаклары турында, шул исәптән дини оешмалар һәм авыл җирлекләре территориясенә керүче мигрантлар белән эшләү.

5.Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе карарлары белән расланган методик тәкъдимнәр нигезендә «аерым игътибар» категориясендәге затлар һәм деструктив виртуаль бергәлекләрдә катнашучылар белән уздырыла торган эшне камилләштерү чаралары комплексы турында.

6.Россия Федерациясе Президентының 14.06.2012 ел, №851 Указы белән расланган тәртип таләпләренә туры китереп Террорчылык Куркынычын билгеләгәндә Әлки МР гамәлләренең төгәл планын раслау турында.

7.Әлки муниципаль районында АТК карарларын үтәмәүгә яки сыйфатлы үтәлмәүгә юл куйган вазыйфаи затларның шәхси җаваплылыгын арттыру чараларын куллану тәҗрибәсе турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International