1920-22 елларда Идел буенда хөкем сөргән ачлык авыл хужалыгының җитешсез якларын ачык күрсәтә. Һәм 1921 елда ТАССР да крестьян хужалыкларының икътисадый хәлен буенча байтак эш башкарыла.
Ул чакта уртачадан яхшырак яшәгән крестьяннарның 2-3 атлары, 3-5 сыерлары, әйбәт авыл хуҗалыгы инвентаре һәм ярдәмче һөнәрләре була. Гаиләдә уртача 3 эшче кул исәпләнә. Бибай Чаллысы авылында мондый гаиләләр исәбенә элек терлек сату белән шөгыльләнгән һәм тегермәннәре булган Сафиулла һәм Хәлиулла Гайнуллиннарны, уллары Ќәббар һәм Хамәтгали белән Сабит Исхаковны (аларның тегермәннәре һәм бөртек суктыру машиналары булган), Борџанетдин Хәйретдиновны, Ќамалетдин Гыймалетдиновны, Хәйрулла Хәсәншинны, баш игенчеләр Мозаффар һәм Мияссар Галиевларны кертергә була.
Уртача хәлдәге крестьяннар исә 1-2 ат, 2-3 сыер асраганнар, кирәкле эш кораллары булган. Урта хәлдәгеләргә 7 улы белән Исхак Исмәгыйлев, Исхак Фәйзуллин, абыйлы-энеле Камалетдиновлар, ике бертуган Вахитовлар, Ситдыйк Абдулвәлиев, Нурулла һәм Ярулла Гайнуллиннар, Гыйльман Хәсәншин, Нуртдин Фәхретдинов, 4 улы белән Сөнәгатулла Гайнуллин, Хәйбулла Гобәйдуллин һәм башкалар кергән.
1 аты һәм 1 сыеры, нинди дә булса эш кораллары булган гаиләләр 60тан артык исәпләнгән. Аты да, сыеры да, сабаны һәм сукасы да булмаган хуҗалыклар 1923 елда авылда 47 гә җиткән. 696 эшкә сәләтле кешенең 10 сы иманасыз (җирсез), 162 се атсыз, 123 е сыерсыз була.
Фәкыйрь крестьяннар авыл хуҗалыгы салымнары түләмиләр. Өченче төркемгә кергән крестьяннар бик аз күлемдә генә салым түлиләр. Ә беренче, икенче төркемнәргә керүчеләргә, ягъни урта хәлдәгеләргә һәм аннан яхшырак хәлдәгеләргә, зур күлемдәге салымнар салына.
Натуралата салымнардан тыш, гомумгражданлык һәм хезмәт салымнары була. Салымнарны вакытында түләмәгән өчен крестьяннарга штраф салалар, ә бөтенләй түләмгәннәрне төрмәгә утырталар.
1922 елда крестьяннарның үзара ярдәм комитеты төзелә. " Һәр авыл комитетында икешәр дисәтинә җирне сөреп, үзара ярдәм фонды булдырырга. Инвалидларга һәм кызылармиялеләрнең ярлы гаиләләренә сабан җирләрен сөрергә булышырга", диелә бу хактагы күрсәтмәдә.
Бибай Чаллысындагы 9 ятим, 25 ярым ятим, империалистик сугышлардан инвалид булып кайткан 33 кеше, 18 кызылармияче исәпкә алына. Аларга пособиеләр, пенсияләр билгеләнә. Эшсезлек белән көрәшкә бирелгән акчаларга юллар, күперләр төзиләр.
Дәүләт кызылармиячеләргә һәм ярлы эшче крестьяннарга төрлечә ярдәм итә. Ссуда төсендә бөртеклеләр һәм печән орлыклары, атлар, сыерлар һәм инвентарь сатып алу өчен акча бирелә.
1924-25 елларда салымнар киметелә. Ачлык елларында читкә киткән крестьяннар, сугышта булган солдатлар авылга кайта башлый. Эшкә уңган, тырыш крестьяннар бу елларда урта хәллеләр күтәрелә.
1923 елда Бибай Чаллысында 114 хуҗалык һәм 6 таза, нык тормышлы крестьян гаиләсе исәпләнсә, 1929 елда инде хуҗалыклар саны 170 кә җитә, 33 иркен, хәлле тормышлы крестьян гаиләсе була.
1927 елда Базарлы Матактагы кооператив кредит ширкәте хезмәтләреннән ике ширкәте (артеле) файдалана, ссудалар ала. Алга карап эш итүчән, тырыш һәм булдыклы эре гаиләләр мондый мөмкинлектән файдалана башлый. Әз хезмәтләре белән зур табыш алып, алар ссуданы каплый алалар.
Бу чорда чәчү мәйданнарын арттыру, культураларның уңышын күтәрү кырчылыкта төп бурыч итеп куела. Ромодан авылында участок агрономы авыл хуҗалыгы культуралары агротехникасы буенча уку үткәрә. Шунда алган белемнәрне Габдуллаќан Нуруллин гомере буе файдалана. Ул "Кызыл Актай" колхозының баш агротехнигы була һәм төрле культуралар орлыкларын, аларның сыйфатын гади күз белән карап та бик оста һәм дөрес билгели.
Терлекләргә ветеринар хезмәте күрсәтгә дә зур әһәмият бирәләр. Үзлегеннән өйрәнгән Сөләйман Шагивәли улы Юмаев бу эштә төп белгеч була.
Крестьяннарның зур тырышлык белән хезмәт куюы һәм дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә 1926-27 елларда авыл хуҗалыгы 1913 ел дәрәҗәсенә күтәрелә. Барлык кырлар чәчелә, бөртеклеләрнең гектардан уңышы 6-8 центнерга җитә, нәселле терлекләрнә баш саны арта.
1927 елда крестьяннар бөртеклеләрдән зур уңыш ќыеп алалар. Дәүләт шәхси секторның салымнарын арттыра. Сәнәгать товарларына бәяләр күтәрелә, ашлык бәяләре төшә. Крестьяннар икмәкне түбән бәядән сатарга теләмиләр, чөнки алар бу акчага үзләренә кирәкле товарларны ала алмыйлар. Азык-төлек кризисы башлана. Зур гаиләләргә өстәмә салымнар салына. Хуҗалыкның керемнәрен кимрәк күрсәтү өчен гаиләләр вак хуҗалыкларга бүленә башлыйлар.
Икмәк хәзерләүне активлаштыру өчен дәүләт төрле чаралар күрә: икмәк белән ирекле итү тыела, сәнәгать товарларын икмәккә алыштырып кооператив аша бирәләр. 1927-28 елларда властьлар крестьяннардан икмәкне көчләп ала башлыйлар.
1927-32 еллар беренче бишьеллык–авыл хуҗалыгын коллективлаштыру бишьеллыгы дип игълан ителә. Шәһәрләрдә завод-фабрикаларны реконструкцияләү һәм техник яктан яңарту башлана. 1927, 1928, 1929 елларда индустриальләштерү буенча өч заем чыгарыла. Хезмәткә сәләтле крестьяннар 7 миллион сумлык заем облигацияләре сатып алалар. 1930 елда дәүләт "Бишьеллыкны – дүрт елда!" заемы чыгара.
1924 елның 5 маенда Ромодан волосте бетерелә. Бибай Чаллысы, Иске Чаллы, Карга, Демидовка, Хлебодаровка, Улемовка, Анино Салман, Старосельское авыллары Базарлы Матак волосте составына керә. 1927 елда Спас кантонында авыл советларын эреләндерү үткәрелә. Бибай Чаллысы һәм Николаевка авылларын Иске Чаллы авыл советына беркетәләр. Авылларда бу вакытта кызамык, чәчәк, трахома һәм башка чирләр эпидемияләре котыра. Балалар үлә, өлкәннәр сукырая.
1927-29 елларда Әлки районында 41 инициатив төркем оештырыла. Алар авыл хуҗалыгын коллективлаштыру буенча актив эш алып баралар. Бибай Чаллысында әлеге төркемгә Нәҗип Әхмәтшин, Ибәтулла Исхаков, Вәлиәхмәтовлар, Сәгыйровлар, Гафиятуллиннар керә.
1929 елның 15 октябрендә агитация тәэсирендә 32 ярлы "Кызыл Актай" артеленә берләшә. Аларның җир кишәрлекләре начар уңдырышлыга әйләнгән, атлары да булмый. Ярлы крестьян артельгә кереп әллә ни югалтмый, күбрәк ота.
1930 елгы язгы чәчү артельне оештыручылар һәм анда берләшүчеләр өчен җитди имтихан була. Бу әле беренче коллектив чәчү бит. Аның ничек үткәрелүе авылдашлары каршында артельдәгеләрнең абруен билгели. Бу мөһим сәяси һәм хуҗалык бурычын гадәттән тыш авыр шартларда башкарырга туры килә. Ќитүкчеләрнең тәҗрибәсе, агрономия белемнәре җитмәү, атлар һәм эш коралларының аз булуы өстенә, ярлылар арасында дисциплина да булмый. Алай да барлык кыр эшләрен бергәләп башкаралар.
1930 елның көзендә артель әгъзалары коллектив хезмәт нәтиҗәсе булган уңыш икмәген алалар. Күп еллардан бирле беренче мәртәбә фәкыйрь крестьяннарның гаиләләре туйганчы икмәк ашый. Әле бит ашлыкны кирәк кадәр дәүләткә дә тапшыралар.