Әлки халкын салым буенча вебинарда катнашырга чакыралар

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Иртәгә, 19 ноябрьдә, 14:00 сәгатьтә "2019 елның салым чорында салым мөрәҗәгатьләрен үтәү" темасына физик затлар өчен мәгълүмати вебинар узачак.

Салым түләүчеләргә тулы мәгълүмат бирү максатларында 2020 елның 19 ноябрендә 14:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2019 елның салым чорында салым мөрәҗәгатьләрен үтәү» дигән темага вебинарга чакыра. Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре салым түләүчеләрдә барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәк.

Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Вебинарга сылтама: ://nknalog.getcourse.ru/pl/webinar/show?id=1858444&view=1

 

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча  һәм ачылган биттә вебинарга язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International