Яңа сервислар кирәкле мәгълүматны алырга һәм гариза, шикаятьләр, үтенечләрне дистанцион рәвештә бирергә мөмкинлек бирә.
Республика халкына хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында суд приставларының яңа хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-экспертына сылтама белән язалар.
Хәзер халыкка федераль приставлар хезмәтенә шәхсән килү мәҗбүри түгел, хезмәтләр читтән торып алырга мөмкин. Яңа сервислар физик затларга да, юридик затларга да башкарма җитештерүнең барышы яки салынган чикләүләр турында мәгълүмат алырга, шулай ук суд приставларына карау өчен төрле гаризалар, шикаятьләр һәм үтенечләр бирергә мөмкинлек бирә.
Кирәкле хезмәт алу өчен Дәүләт хезмәтләре сайтына керергә һәм "Популяр хезмәтләр" исемлегеннән кирәклесен сайларга кирәк. Моннан тыш, хезмәтне эзләү системасы аша үзеңә табарга мөмкин, аның кырында "ФССП" ны кертергә кирәк.