Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Советының өченче утырышы булды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Советының өченче утырышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

  1. 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Әлки муниципаль районы бюджеты проекты турында (I укылышта).
  2. 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына Әлки муниципаль районы бюджеты проекты буенча җәмәгать тыңлаулар билгеләү турында.
  3. «Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатура тәкъдим итү турында.
  4. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Советының 2013 елның 22 декабрендәге 44 номерлы карарына үзгәрешләр кертүне раслау турында
  5. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы казнасы мөлкәтен Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чуаш Борнае авыл җирлеге милкенә тапшыру турында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International