20 ноябрьдә әлкилеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны ерак форматта (телефон элемтәсе ярдәмендә гражданнарны консультацияләү) бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез уздыру планлаштырыла.

Дежурлык графигы:

8:00-09:30 - Пенсия фонды белгече Галләмов Рәис Фоат улы, (84346) 2-00-48, 2-17-07

9:30-11:00 - Суд приставы Самарина Ольга Кахрамоновна, (84346) 2-16-53

11:00-12:30 - Әлки нотариаль округы нотариусы (84346) 2-08-00

12:30 - 14:00 - «ТР БТИ» АҖенең Әлки бүлекчәсе җитәкчесе Искаков Василий Владимирович (84346) 2-01-98

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International