Пандемия мәгариф учреждениеләре эшенә дә үз төзәтмәләрен кертте

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Пандемия мәгариф учреждениеләре эшенә дә үз төзәтмәләрен кертте. Безнең мәктәптә балалар һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген югары контрольдә тоталар.

Кергәндә укучыларга һәм педагогларга контактсыз термометр белән температураны үлчиләр һәм кулларны антисептик белән эшкәртәләр.

Массалылыкны булдырмас өчен биналарга өстәмә керү урыннары оештырылган. Мәктәпкә ата-аналар һәм чит кешеләр керүе катгый тыела.

Һәр сыйныфка аерым кабинет беркетелгән, барлык дәресләр шунда уза. Барлык тәнәфесләр дә сыйныф эчендәге уза. Төшке аш расписаниесе дә үзгәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International