Куркынычсызлык техникасы һәр тармакта бик мөһим. Чөнки аның белән хезмәткәрнең тормышы һәм сәламәтлеге турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре, белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен белергә, аларның үтәлешен тәэмин итәргә тиешләр.
Белемнәрне тикшерү турында таныклык, хезмәтне саклау таләпләре тиешле укудан соң өч елга бирелә. Аннары яңадан уку узарга кирәк.
Җитәкче яки белгеч эшкә урнашканда хезмәтне саклау буенча ай дәвамында белем алырга тиеш. Югыйсә штраф санкцияләре каралган.
Ә белем алу мәсьәләсенә килгәндә, районга ел саен диярлек белгечләр килә һәм хезмәтне саклау буенча укулар оештыра. Быел укулар 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында узачак. Билгеләнгән үрнәктәге документ алу белән курсларның бәясе-1500 сум. Укуларны Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты белгечләре алып бара.