2020 елның 23 ноябрендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү – консультация

2020 елның 22 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 23 ноябрендә көндез һәм кич белән урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Буран вакытында:

тәрәзәләрне, ишекләрне, чормадагы люкларны һәм вентиляция тишекләрен тыгыз итеп ябыгыз. Тәрәзә пыялаларын (шәхси секторда), тәрәзә капкачлары яки калканнар белән каплагыз. Автономияле яктырту чараларын - фонарьлар, керосин лампалары, шәмнәр әзерләгез. Һава ташкыны алып китәргә мөмкин булган әйберләрне ачык балконнардан алырга кирәк.

Радиоаалгычларны һәм телевизорларны кабызыгыз - алар буенча яңа мөһим мәгълүмат булырга мөмкин. Җиңел төзелешләрдән ныграк биналарга күчегез. Кар чистарту инструментлары әзерләгез.

Көчле буран вакытында бинадан чыкмаска кирәк. Әгәр шундый ихтыяҗ туса, кая барганыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында гаилә әгъзаларына яки күршеләрегезгә әйтегез.

Автомобильдә бары тик олы юл һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыксагыз күз күреме чикләреннән ерак китмәгез. Юлда туктап, тревога сигналын өзек-өзек гудоклар белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага күренә торган тукыма элегез, ярдәмне автомобильдә  көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы аз гына ачык калдырырга мөмкин.

Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче эләккән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтегез. Әгәр кычегез бетсә,ышыкланыр урын эзләгез һәм анда калыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кермәскә трышыгыз, чөнки табигать бәла-казалары вакытында автомобиль урлау, фатир һәм хезмәт урыннарын басу кискен арта.

Әгәр көчле буран шартларында сез бинада күмелеп калсагыз, сак булыгыз, паникага бирелмәгез, үзлегеңнән чыгу мөмкинлеген ачыклагыз (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып). Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә ачып булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион приемникны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.

Бозлавык булганда:

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Сак булыгыз, ашыкмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина яки чәнечкеле очлы махсус таяк  кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.

Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тәбәнгә төшкәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә. Трассада хәрәкәт итүче транспорт булганда йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.  Ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

 

Машина йөртүчеләргә:

1.      Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

2.      Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк;

3.      Кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә.

4.      Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сигнал бирергә.

5.      Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

6.      Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тәбәнгә төшкәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә:

1.      Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2.      Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә, күз күреме җитмәгәнлектән һәм тайгак юл катламы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт таләп ителүен истә тотыгыз;

3.      Юл өлешен үтү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4.      Трассада хәрәкәт итүче транспорт булганда йөгереп чыкмаска;

5.      Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.

6.      Ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International