«Авыл яшьләре» – район чемпионы

2013 елның 15 марты, җомга

Биш ай дәвамында авыл җирлекләрендә һәм Балалар иҗаты йорты спорт залында 20 хатын-кызлар командасы иң осталарны ачыклау өчен меңнән артык уен үткәрделәр. Алар арасыннан 4 команда уеннан уенга үзләренең иң көчлеләр булуын күрсәтте. Һәм менә 7 мартта әлеге командалар – "Авыл яшьләре" (Базарлы Матак авыл җирлеге), "Медик"  (район үзәк хастаханәсе), "Альянс" (Н.Дәүли исем. гимназия), "Гранит" (район башкарма комитеты) – җиңүчене ачыклау өчен финал уеннарына җыелды.

Матчлар Балалар иҗаты йорты спорт залында узды. Өченче урын өчен узган сезонның көмеш призеры "Альянс" һәм "Гранит" командалары көрәште. Уен "Альянс" файдасына 3:0 исәбе белән төгәлләнде.

Беренче-икенче урыннар өчен дә көрәш киеренке барды. Монда гамәлдәге чемпион, ике мәртәбә җиңүче кубогына ия булган "Авыл яшьләре" һәм "Медик" командалары очрашты. Матч "Авыл  яшьләре" командасы файдасына  3:1 исәбе белән төгәлләнде.

Шулай итеп, Базарлы Матак авыл җирлегенең "Авыл яшьләре" хатын-кызлар командасы бу сезонда да волейбол буенча район чемпионы булды. Ул өченче мәртәбә күчмә кубок белән бүләкләнде. Волейбол чемпионаты положениесе нигезендә, кубок хәзер гомерлеккә аларда калачак.

Икенче урында – "Медик", өченче – "Альянс", дүртенче – "Гранит" командасы. Юлия Егорова ("Авыл яшьләре"), Юлия Скворцова ("Медик"), Гөлсинә Сабирова ("Альянс") һәм Ольга Куракова ("Гранит") иң оста уенчылар дип табылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International