1 декабрь-узган ел өчен салым түләү срогы

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

1 декабрь-узган ел өчен салым түләү срогы. Әгәр сез фатир, машина, җир участогы бар икән-салым түләргә кирәк, ә бурычыгыз булса - аны да түләргә вакыт.

Салым бурычының торышын салым түләүченең шәхси кабинеты аша тикшерергә мөмкин, анда конкрет объектлар буенча бүленеп бирелгән барлык салым түләүләре күрсәтелгән. Шулай ук салым инспекциясенә шәхсән паспорт белән мөрәҗәгать итәргә була-салым инспекторы салым түләүләре буенча консультацияләр бирә.

Салымнар түләү буенча бурыч үтәлмәгән очракта, барлыкка килгән бурыч суммасына, 2 декабрьдән башлап, вакыты чыккан һәр көн өчен, РФ Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International