2020 елның 24 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Көндәлек оператив фаразы

«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында хәбәр итә

2020 елның 23 ноябре 18 сәгатьтән 24 ноябре 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 24 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә.

  1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 24 ноябренә фаразы:

Болытлы. Урыны белән кар. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -3..-8˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-5˚. Юлларда урыны белән бозлавы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International