Әлки халкы Казан ярминкәсендә казлар һәм үрдәкләрне күпләп саткан

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрделәр.

Авылларда каз өмәләре гөрли, бу юлы ярминкәгә дә казлар күпләп “очты”.  Яшел чирәм ашап үскән дәү, симез каз түшкәләренә сорау да зур булды. Карга авылыннан Илназ Хөсәенов 28 казны әбәткә кадәр үк сатып бетерде. Шул ук авылдан Айрат Гайфуллин 60 лап мулард түшкәсе алып барган иде, аның да сатуы уңышлы булды. Каргалыларның сәүдә   чатырындагы дүрт сарык түшкәсен дә күз ачып йомганчы  алып бетерделәр.

Апаклылар әзерләп барган дүрт чиләк эремчекне, Чиябаш һәм Ташбилге хуҗабикәләре алып килгән берничә фляга сөтне дә шәһәр халкы мактый-мактый, чират торып алды.

 Безнекеләр ярминкәдә  җәмгысе 1 миллион сумнан артык бәягә азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары саттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International