15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.
Быел бу көн "Кулланучылар файдасына гадел хөкем" девизы астында үтә һәм гражданнарның куллану хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның хокукый механизмнарын камилләштерү мәсьәләләренә багышлана.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре аеруча мөһим. Республикада беренче мәртәбә "2013-2015 елларга кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" максатчан программасы кабул ителде. Моның белән бәйле рәвештә инспекция хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган төрле чаралар үткәрә. Болар: базарларда кизү тору, консультация өстәлләре, "Ачык ишекләр көне" һ.б. Кулланучыларга консультация төсендә мәгълүматлар биреләчәк һәм бу эшчәнлекне тагын да камилләштерү мәсьәләләре каралачак.