Әлки районы ватерполчылары Россия беренчелегендә Новосибирск командасын җиңде

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

"Актай" ватерполчы малайлар командасы Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясый.

 

Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, су полосы буенча чемпионат ярышлары Дзержинск шәһәрендә уза, анда Александр Георгадзе җитәкчелегендәге малайлар командасы катнаша.  Берничә көн элек безнең ватерполчылар анда Балашиха шәһәре командасына 10:6 исәбе белән оттырдылар, ә 24 ноябрьдә Новосибирск спортчыларын 12:8 исәбе белән җиңделәр.

 

Александр Георгадзе хәбәр иткәнчә, чемпионатның икенче турын 8-13 декабрьдә Базарлы Матакта үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International