Базарлы Матакта бүгенге көннән башлап үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җыеннар узачак

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Базарлы Матак авыл җирлеге - районда иң зурлардан. Халкы 6300 гә якын кеше тәшкил итә.

Зур җирлекнең, әлбәттә, мәшәкатьләре дә күп. Былтыр Базарлы Матак авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча җирле референдум үткәрелде. Ә быел бу мәсьәләне халык җыеннарында хәл итәчәк.

Базарлы Матакта үзара салым мәсьәләсе буенча җиде җыен узачак. Беренче җыелыш бүген 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International