90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин Ташбилге авылында яшәүче Кәфия Насыйбулла кызы Игъламовага тәбрикләү открыткасы җибәрде. Ил башлыгының котлавын, район Башлыгы А.Ф.Никошиннан котлау, шулай ук юбилярга истәлекле бүләкне Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Әлки районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов, Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев тапшырды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.