26 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, "Сәламәтлек гади" дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.
Проектның форматы - атна саен «YouTube» каналында шәхси һәм иҗтимагый сәламәтлекнең актуаль темаларына туры эфирлар үткәрү. Һәр турыдан-туры эфир – ул тере дискуссия, тере аралашу.
Туры эфирда сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле – танылган блогерлар, медиа-персоналлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы, Казан шәһәренең «ГКБ7» ДАССУ неонатология буенча баш белгече Анна Бабинцева катнашында беренче көнне « Күкрәк сөте ашату - өстенлекле"» темасы буенча фикер алышачаклар