Базарлы Матак авыл җирлеге-районда иң зурысы. Биредә 6300 кеше яши.
Зур җирлекнең мәшәкатьләре дә күп, билгеле. Узган ел Базарлы Матак авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча җирле референдум үткәрелде. Ә быел бу мәсьәләне халык җыеннарында хәл итәчәк.
Базарлы Матакта үзара салым мәсьәләсе буенча җиде җыен узачак.