Әлки районына нәселле таналар кайтарылды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

“Хузангай” җәмгыятенең сөтчелек комплексына 265 баш нәселле тана кайтарылды.

Соңгы елларда биредә сөтчелек тармагын нәтиҗәле эшләтү юнәлешендә зур эшләр алып барыла. Яңа савым залы төзелде, күп сөт бирә торган сыерлар саны ишәйде, мул азык запасы булдырылды.

“Хузангай”да җитештерелгән сөт тулысы белән диярлек биредәге май-сыр заводында эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International