2020 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак
Кабул итү Әлки муниципаль районы администрациясендә ТР, Әлки районы, Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 56 нчы йорт адресы буенча кабул ителә.
Муниципаль район администрациясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1. Муниципаль районның икътисадый үсеше мәсьәләләре;
2.Җирле әһәмияттәге мәгариф-мәдәни һәм социаль мәсьәләләр;
3. ТКХ мәсьәләләрен оештыруны һәм координацияләүне тәэмин итү.
Кабул итүгә алдан язылу (84346)21756, 21760 телефон номерлары аша.