Татарстан Республикасында балалар омбудсмены Аппаратында «кайнар линия» эшләячәк

2020 елның 27 ноябре, җомга

Иртәгә, 27 ноябрьдә 13:00дән 16:00гә кадәр татарстанлылар Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына мәктәпләрдә кайнар туклану оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алачак.

«Кайнар линия» мәгариф учреждениеләрендә балаларның туклануын оештыру өлкәсендәге проблемалы сорауларга оператив җавап бирү максатларында эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тема буенча сорау һәм тәкъдимнәрне 8(843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26 телефоннары буенча бирергә мөмкин булачак.

“Кайнар линия” телефоны эше барышында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе, җирле үзидарә органнары белән берлектә эшкә алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International