Сезгә дә торак шартларын ничек яхшыртырга мөмкин булуы турында күбрәк белергә тәкъдим итәбез.
Мәсәлән, «Яшь гаилә» социаль ипотека программасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә безнең республика территориясендә яшәүче яшь гаиләләрнең барлык категорияләре дә катнаша ала дип беләсезме? Юк икән, хәзер беләсез!
Кем катнаша ала?
🔸 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәсми рәвештә теркәлгән гаилә(яисә 36 яшьтән яшьрәк ир белән хатынның берсе булса да),
Гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар (бер кешегә 18 м² дән дә ким).
🔸 мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында яшәүче һәм биредә үзенең хезмәтен гамәлгә ашыра.
Әлеге программа кызыксындырдымы? Ул вакытта сезгә теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка учетка кую өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.